Күк канцеляриясе агентын алдау юлын күрсәткән даһи фикерләр һәм идеяләрне язып бару өчен А5 форматындагы блокнот
«Әлдермештән Әлмәндәр» фильмының рәсми сайтын булдыруда ярдәм күрсәткән өчен «СМП-Нефтегаз» компаниясенә рәхмәтебезне белдерәбез.
«Әлдермештән Әлмәндәр» фильмының рәсми сайтын булдыруда ярдәм күрсәткән өчен «СМП-Нефтегаз» компаниясенә рәхмәтебезне белдерәбез.
Вакыйгаларның үзәгендә – Әлдермеш авылының иң озак яшәүче карты, зирәк, тормышка гашыйк һәм тапкыр Әлмәндәр. Аның озак яшәвенең сере – бертуктаусыз хезмәт, якыннарын кайгырту, хәйләле шаяртулар. Ул тормышның кешегә бирелгән иң гүзәл бүләк икәнлегенә һәм барлык тормыш авырлыкларын, башны югары тотып, кыю каршы алырга кирәклегенә ышана. Яшьлегендә, күк канцеляриясе агентын алдап, ул үлемнән кача алган һәм шуны тагын бер кабатларга каршы түгел.
Күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы хаклы рәвештә татар милли мәдәниятенең алтын фондына керә.
Драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының халык язучысы
1935 нче елның 25 нче августында ТАССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туа.
Беренче татар милли студиясе студентлары составында М.С.Щепкин исемендәге театр училищесын (Мәскәү, 1961), соңрак М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны (Мәскәү, 1977) тәмамлый.
Профессиональ эшчәнлеген Минзәлә драма театры (1961 – 1962), Татар академия театры (1962 – 1963) актеры буларак башлый. Аннан соң редакторлык һәм әдәби эшчәнлеккә күчә.
1984 – 1989 нчы елларда – ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе, РСФСР Язучылар берлеге идарәсенең сәркатибе, 1994 нче елдан – татар ПЕН үзәге президенты. 1985 – 1990 нчы елларда – ТАССР Югары Советы депутаты, 1989 – 1992 нче елларда СССРның халык депутаты, 1995 – 2012 нче елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Иң күренекле әсәрләре – “Әлдермештән Әлмәндәр”; “Миләүшәнең туган көне”, “Дуслар җыелган җирдә”, “Хушыгыз” трилогиясе; “Безнең авыл кешеләре”, “Үзебез сайлаган язмыш”, “Без китәбез, сез каласыз”, “Ак тәүбә, кара тәүбә”, “Канкай углы Бәхтияр”, “Бишек җыры”, “Диләфрүзгә дүрт кияү”, “Илгизәр плюс Вера”, “Йөрәк маем”, “Ай булмаса, йолдыз бар”, “Агыла да болыт агыла...” һ.б.
“Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле татар драматургиясенең чын классик әсәренә, берничә буын татарстанлыларның иң яраткан спектакленә әверелде.
Пьесаның төп герое Әлмәндәр – гади халык арасыннан булган карт, ул зирәк, киң күңелле, тормыш сөючән, туган җирен чиксез яратучы кеше буларак сәхнәгә калыкты. Спектакльнең популярлыгы геройларда чагылган гадәти кешелек кыйммәтләре белән тирән ассоциация формалашуы турында сөйли.
Пьеса театрда режиссер Марсель Сәлимҗанов тарафыннан 1976 нчы елда куела, сәхнәдә 30 елдан артык уңыш белән бара һәм төп рольне уйнаучы Шәүкәт Биктимеровның сәхнәдән китүе сәбәпле генә репертуардан алына.
Спектакльдә катнашучы артистлар татар театры тарихына керде: Шәүкәт Биктимеров (Әлмәндәр), Равил Шәрәфиев (Әҗәл), Айдар Хафизов (Газраил), Наилә Ибраһимова (Фәрештә), Нәҗибә Ихсанова (Өммия), Ирек Баһманов (Искәндәр).
Анимацион фильмда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев катнашты. Ул спектакльдә күк канцеляриясе агенты Әҗәл ролен башкарган иде һәм анимацион фильмда шул ук персонажны тавышландырды.
Туфан Миңнуллин “Татармультфильм” студиясен төзүнең чишмә башында тора, мультфильмнарның һәм беренче басма китапларның баш мөхәррире була. Алар арасында Г.Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар сериясе – “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Туган урман”, “Ялкау маэмай”, “Ай һәм Кояш”, “Сөткә төшкән тычкан”, “Туган тел”, “Иртә”, “Фатыйма белән Сандугач”.
«Татармультфильм» анимацион студиясенә 2010 нчы елда нигез салына, бу еллар эчендә студия 200 дән артык анимацион фильм ясады. Татарстан аниматорларының беренче эшләре Габдулла Тукай әкиятләренә нигезләнә.
Бүгенге көндә «Татармультфильм» – Татарстанда бердәнбер профессиональ анимация студиясе, Россиядә этник анимация өлкәсендә әйдәп баручы берләшмә.
Бүген студия татар һәм рус телләрендә анимацион сериаллар, кыска метражлы һәм тулы метражлы анимацион фильмнар төшерә. Мультфильмнар нигезендә балалар өчен төсле китаплар бастырыла.
Яшь тамашачыларга Роман һәм Зөләйханың маҗаралары турында төшерелгән мультфильмнар яхшы таныш: “Мирас угы”, “Җиде энҗе бөртеге”, “Ревизия әкиятләре”, “Адресатлар эзләнә”.
“Алты хәреф” проекты мультфильмнарында татар халык мәкаль-әйтемнәре балалар өчен аңлаешлы формада бирелгән. Әлеге проект 25 сериядән гыйбарәт. Ә ТАССРның йөз еллыгы уңаеннан әзерләнгән “Татарстан гасыры” проектында 30 меңнән артык бала катнашты, бу проект Россиянең рекордлар китабында да билгеләп үтелде.
Күк канцеляриясе агентын алдау юлын күрсәткән даһи фикерләр һәм идеяләрне язып бару өчен А5 форматындагы блокнот
«Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы нигезендә эшләнгән комикс.
Әбиләребез һәм дәү әниләребез әзерли белә торган тәмле чәй өчен уңайлы чынаяклар.
Әлмәндәр карт кәефегезне сагында. 100% мамык
Әлмәндәрнең алтын сүзләре! А5 форматта, тыгыз катыргы, 24 бит
Әлмәндәрнең алтын сүзләре! Барлык открыткаларның электрон версиясен бушлай йөкләп була.